Милли проектлар
13 апрель 2023, 04:10

Эшләр ай ярым алдан башланды

Асфальт түшәлә, юл читенә ташлар тезәлә, техник полосалар ясала, тротуарлар ремонтлана.

Эшләр ай ярым алдан башландыЭшләр ай ярым алдан башланды
Эшләр ай ярым алдан башланды

Быел Уфа юлларында ремонт эшләре гадәттәгедән иртәрәк - ай ярым алдан - башланды. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов белдерде.
Подрядчиклар башкаланың Шәфиев һәм Лев Толстой урамнарында юл эшләрен башкара. Шәфиев урамында - 500 метр, Лев Толстой урамында 700 метрдан артык юл ремонтланачак. Асфальт түшәлә, юл читенә ташлар тезәлә, техник полосалар ясала, тротуарлар ремонтлана.
Уфа урамнарында юл эшләре 2023 елның 15 сентябренә тәмамланачак. Юл эшләре "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында башкарыла.

"Башинформ" буенча.

Эшләр ай ярым алдан башланды
Эшләр ай ярым алдан башланды
Эшләр ай ярым алдан башланды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас