Милли проектлар
13 Апреля 2023, 08:20

"Агростартап" ярдәм иткән

Ул сарымсак үстерүне сайлаган.

"Агростартап" ярдәм иткән"Агростартап" ярдәм иткән
"Агростартап" ярдәм иткән

Миякә районының Байтимер авылында яшәүче Фаил Әхмәтов 2021 елда фермерлык эшенә ныклап тотынган. Ул сарымсак үстерүне сайлаган.
Эшкә җиң сызганып әзерләнгән: яхшы бизнес-план төзегән. Аның ярдәмендә "Агоростартап" гранты конкурсында откан. 2,9 млн. сум акчасын хуҗалыкның матди-техник базасын оештыруга юнәлткән.
Җирне техникасыз эшкәртеп булмый. Шуңа күрә грант акчаларына тәү чиратта трактор, дискатор, туфрак эшкәртү, сарымсак утырту, рәт араларын эшкәртү һәм сарымсак җыю кораллары һәм сарымсак орлыкларын ваклау комбайны сатып алган. Дәүләт ярдәме аңа ышанычлы рәвештә эшкә тотынырга ярдәм иткән. Грант программасына ярашлы, даими нигездә 2 эш урыны да булдырган. Моннан тыш, чәчү һәм уңыш җыю өчен өстәмә рәвештә 3 - 4 кеше яллый икән.
Бүген Әхмәтов хуҗалыгының сарымсак җире бер гектардан артып киткән. Сарымсакны ярминкәләргә, кибетләргә озата, шулай ук социаль челтәрләрдәге реклама һәм сәүдә электрон мәйданнары хезмәтләрен дә файдалана. Үстерелгән уңышының саллы өлеше чәчүлеген киңәйтүгә китә. Моңардан тыш, яшь фермер ашлык үстерү һәм умартачылык белән шөгыльләнә.
Билгеле булуынча, Башкортстанда "Стартап" программасы "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты булышлыгында эшли. Ул яңа эш башлаучы фермерларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүне күзаллый.

БР авыл хуҗалыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас