Милли проектлар
12 апрель 2023, 04:20

Сабыйлар өчен яңа поликлиника

Ул Республика көненә ачылырга тиеш.

Баймакта яңа балалар поликлиникасы төзелә.

Аны ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан расланган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзиләр. Ул тәүлегенә 300 баланы кабул итүгә исәпләнә. 5,8 мең квадрат метр мәйданлы 3 катлы бинада диагностика, рентгенология, стоматология, физиотерапия бүлекләре, хирургия һәм травматология блоклары, ашыгыч ярдәм, көндезге стационар урнашачак.

Бу поликлиника Баймак шәһәре һәм якын районнар өчен бик мөһим булачак. Биредә бәләкәй пациентлар өчен иң заманча корылмаларны урнаштыру күзаллана.

 “Геострой” подрядчы оешманың генераль директоры Рөстәм Хаҗиев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны эш барышы белән таныштырды. Әле бинаның ике катына җылылык бирелгән, эчке бизәкләү эшләре бара. Поликлиниканы быел җәй куллануга тапшырачаклар.

 “Объект җәйгә әзер булачак. Әмма корылмалар сатып алу буенча хәл итәсе мәсьәләләр бар. Шуңа, запас белән әйткәндә, сабыйларны 11 октябрьдә кабул итә башларлар дип уйлыйм”, – диде Радий Хәбиров.

Ул Республика көненә поликлиниканы җиһазландыруны тулысынча тәмамларга кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас