Милли проектлар
12 апрель 2023, 04:21

Мин яратам сине, тормыш!

Иҗат өчен чикләр юк. 

“Мин яратам сине, тормыш!” республика фестиваленең икенче этабы Югары Кыйгыда 19 апрельдә үтәчәк.

Өлкән буын кешеләренең иҗаты фестиваленең төп максаты – олы яшьтәгеләрнең иҗади сәләтләрен ачу, аларны дөньяга күрсәтү. Әлеге чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырыла һәм кече Ватан өчен файдалы эшләр елына багышлана.

Сайлап алу туры муниципалитетларда үтә. Район хакимиятләре иң яхшы һәм лаеклы катнашучыларны сайлап ала. Сайлап алу турында Белокатай, Дуван, Кыйгы, Мәчетле һәм Салават районнары катнаша.

Һәр чыгыш тамашачыларның күңеленә хуш киләчәк. Әмма алдагы турларга иң-иңнәр үтәчәк, диләр оештыручылар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас