Милли проектлар
12 апрель 2023, 13:20

Чүп заводлары төзелә

Кайсы районнарда?

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда 2025 ел ахырына кадәр каты коммуналь калдыклар белән эшләүче ике объект сафка керәчәк. Аларның гомум куәте – елына 205 мең тонна.

Русия экология операторы 3,9 миллиард сумга төшәчәк бу ике объект төзелешенә ярдәм итәргә әзер. Инвестицияләрнең гомум суммасы – 4,3 миллиард сум. Республика хөкүмәте инвестор белән килешү төзеде.

“Объектларны төзү республиканы каты көнкүреш калдыкларын 100 процентка эшкәртү буенча күрсәткечләргә ирешүгә якынайтырга һәм чүпләрне күмүне ике тапкырга азайтуга ярдәм итәчәк”, – ди Русия экология операторы генераль директоры Денис Буцаев.

Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, республикада гамәлгә ашырылган проектлар нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән.

Чүп эшкәртү комплекслары Краснокама һәм Дүртөйле районнарында төзеләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас