Милли проектлар
11 апрель 2023, 04:20

Шәфиев урамын ремонтлаячаклар

Эшләр Парк урамыннан алып Шәфиев урамындагы 14 санлы йортка кадәр оештырылачак, диләр шәһәр хакимиятендә.

Ремонт оештырылачак участок озынлыгы – 500 метр. Юлда асфальт-бетон капламаны, юлның чит-читләрендәге борт ташларын алмаштырачаклар, техник полосалар корачаклар. Шулай ук тротуарларны, җәяүлеләр йөрү урынын уратып алган коймаларны ремонтлау планлаштырыла. Подрядчы ремонт эшләренә 8 апрельдә тотынган. 2 октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.

Ферезерлау чорында, асфальт-бетон капламаның түбәнге һәм өске катларын түшәгәндә  юл кварталлап тулысынча ябылып торачак.

Ремонт эшләре  “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында оештырылды. 

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас