Милли проектлар
11 апрель 2023, 04:18

“Нәни принцессалар балы”

“Мәгариф” милли проектына ярашлы “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында Борай районының  Рәүфә Галиева исемендәге Мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кызлар өчен “Нәни принцессалар  балы” чарасы узган.

Балалар матур чагу күлмәкләр  кием киеп килгәннәр. Фойе бәйрәмчә бизәлгән булган, мәдәният йорты мәйданчыклар зоналар буенча бүленгән: арт-галерея (кызлар портретлары рәсеме), фотозона оештырганнар, аквагримм буенча рәссамнар гадәти булмаган рәсемнәр ясаганнар. Кечкенә принцессалар өчен әкият чәчләре салоны ясаганнар, шулай ук иҗат өчен урын оештырганнар: мастер-класслар һәм аниматорлар белән уен программасы. Бәйрәмнең тантаналы өлеше кызларны принцессага багышлаудан башланып китте: матур киемнәр, елмаюлар, кавалерлар һәм чибәр ханымнар. Һәрбер принцессага таҗ тапшырганнар, ә принцессаларны әкият персонажлары сәламләп торган. Кызлар өчен бай программа – тылсымлы шоу әзерләгәннәр: “Жасмин” үрнәкле  эстрада бию ансамбле чыгышы, балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм “Жемчужинки” вокаль ансамбле балаларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Балалар һәм бәйрәм кунаклары онытылмаслык хисләр һәм тәэссоратлар алды.

Чыганак: buraevo.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас