

2023 елда Уфа территориясендә җәмәгать киңлекләрен, шул исәптә 11 паркны да, төзекләндерүне гамәлгә ашыру буенча 13 чара планлаштырылган. Бу хакта ЦУРда узган оператив киңәшмәдә башкала хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.
Мэр ассызыклавынча, барлык проектлар да уфалыларның актив катнашлыгында эшләнелә.
“2023 ел объектларының барсы буенча да контрактлар я төзелгән, я килешү дәрәҗәсендә. Объектлар Уфаның алты районында урнашкан”, – диде Ратмир Мәүлиев.
Быел төзекләндереләсе иҗтимагый киңлекләр арасында Аксаков исемендәге бакча да бар.
“Уфада яшәүчеләр өчен әһәмиятле бу урынны аның тарихын саклап төзекләндерәчәкбез”, – дип вәгъдә итте Ратмир Мәүлиев.
Проект “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла. Аксаков исемендәге бакчаны сентябрь ахырына кадәр төзекләндереп бетерү планлаштырыла.
Чыганак: bashinform.ru