Милли проектлар
9 апрель 2023, 05:53

Белем йортына кунакка

   5 апрельдә Агыйделнең башкорт гимназиясендә укучы балалар М. Акмулла исемендәге БДПУның Технопаркында кунакта булды.

Белем йортына кунаккаБелем йортына кунакка
Белем йортына кунакка

5 апрельдә Агыйделнең башкорт гимназиясендә укучы балалар М. Акмулла исемендәге БДПУның Технопаркында кунакта булды.

   Педагогия университетында булу Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты чикләрендә узучы “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге программа шул исәптән балаларга киләчәккә һөнәр сайлауда ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән.

   Белгечләр укучыларга уңышлар формуласы турында сөйләде һәм уку йортына укырга килергә теләкләре булганнарга файдалы киңәшләрен бирде.

   Соңрак укучылар IT-зонада булды. Анда физика һәм нанотехнологияләр кафедрасы лаборантлары аларга виртуль дөньяда булып кайтырга, үзләре өчен күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас