

Урманнарда янгын сүндерү буенча зона өйрәнүләре “Экология” милли проекты бурычларына ярашлы рәвештә, Башкортстан Республикасының Караидел районында узган.
Чараларда Аскын, Бөре, Иглин, Нуриман, Илеш, Уфа, Яңавыл, Караидел урман хуҗалыклары, «Борай урманы» һәм «Калтасы урманы» автоном учреждениеләре вәкилләре катнашкан. Шулай ук икенче типтагы «Дуван» Урман янгын сүндерү станциясенең Караидел участогы көчләре һәм чаралары һәм урман участокларын арендалаучылар җәлеп ителгән. Шартлы ут белән 50 кеше һәм 30 берәмлек урман янгын сүндерү техникасы көрәшкән.
«Экология» милли проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Русиянең уникаль флорасын һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.