Милли проектлар
7 апрель 2023, 03:30

Спортка сөю берләштерә

Дүртөйле районында өлкәннәр өчен ГТО фестивале оештырылган.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Фестивальнең максаты-60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү. Чарада катнашучылар барлык нормативларны уңышлы тапшырган.

Өлкән яшьтәгеләр яхшы физик форма күрсәтеп, барлык тестларны уңышлы үтәгән катнашучылар ГТО билгеләрен алачак.

«Демография» илкүләм проектының төп максатлары арасында балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт гомер озынлыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган халыкның үлем дәрәҗәсен киметү, җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга мотивация һәм даими спорт белән шөгыльләнү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас