

Соңгы өч елда Башкортстанда телемедицина технологияләре үсешендә зур этәргеч булган. 2019 елда төбәктә 12,6 мең телемедицина консультациясе уздырылган, ә инде 2020 елдан башлап бу сан җиде тапкырга арткан. Мондый консультацияләр санының прогрессив үсеше әлеге технологияләрнең гамәли звено эшендә ихтыяҗлы булуын күрсәтә. Узган ел гына да табиблар тарафыннан 92 980 телемедицина консультациясе үткәрелгән.
Моннан тыш, республика медицина оешмаларының барлык территориаль-бүлеп бирелгән структур бүлекчәләре белән беренче дәрәҗәдә актив эш алып барыла. Бу барлык ФАПларга, шул исәптән хроник йогышлы булмаган авырулары булган диспансер төркем пациентларына дистанцион ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Узган ел “пациент - табиб " форматында 2 883 телемедицина консультациясе уздырылган.
Әлеге телемедицина консультацияләре Русия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елда старт алган “Сәламәтлек” милли проектын гамәлгә ашырырга булышлык итәчәк.