

Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы урман карагын тоткан.
Урманнарны күзәтү, тикшерү үткәрү кысаларында, шул исәптән "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында, Белорет урманында законсыз киселгән агач төпләре табылган. Аның гомум күләме 36,7 куб.м. ,ә урман фондына китерелгән зыян суммасы 540 мең сум тәшкил итә.
Тикшерү вакытында урман карагын тапканнар. Нәтиҗәдә Белорет районара суды карары белән Үзәнбаш авылы кешесе аеруча зур күләмдә законсыз рәвештә урман кисү факты буенча җинаять җаваплылыгына тартылган. Моннан тыш, аңа суд салынган зыянны - 540 мең сумны түләтергә кушкан.
Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы законнарны бозган өчен җаваплылык барлыгы турында искәртә. РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе нигезендә урмандагы агачларны законсыз кисү, шулай ук урман агачларына кертелмәгән агачлар, куаклар, лианалар үсүен туктату дәрәҗәсенә кадәр зыян китерелгән икән, җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җинаять җаваплылыгы каралган.