Милли проектлар
6 апрель 2023, 05:56

Уфа районында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылды

Уфа районында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылдыУфа районында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылды
Уфа районында 825 укучыга исәпләнгән мәктәп ачылды

Булгаково авылында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Торак төзелешен үстерүне стимуллаштыру» программасы ярдәмендә заманча мәктәп төзелгән. Ул Уфа районының иң зур мәктәпләренең берсе булды.

БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгында әйтүләренчә, өч катлы мәктәп бинасының мәйданы 13 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Уку сыйныфларыннан тыш, бинага ике спорт залы, шулай ук актлар һәм гимнастика залы, ашханә, китапханә бар. Биредә барлык кирәкле компьютер, технология һәм спорт җиһазлары сатып алынган.

БР Төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Артем Ковшов фикеренчә, Уфадан күбрәк гаиләләр шәһәрдән читтә яшәүне өстен күрә, нәкъ менә шуңа күрә соңгы елларда Уфа районы үсте. Артем Ковшов сүзләренчә, соңгы өч елда гына да биредә дүрт яңа мәктәп төзелгән, ә аларның икесен балалар бакчалары белән берләштергәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас