

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров БР Дәүләт Җыены – Корылтае депутатлары алдындагы чыгыш ясаганда төзелеш комплексы эшенә дә тукталды. Премьер-министр әйтүенчә, ташламалы категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуда Башкортстан алдынгылар рәтендә. Чөнки республикада финанслау күп тапкырлар артты. Аның сүзләренчә, дүрт ел эчендә 12 млрд сумга диярлек арттырылган.
Алданган өлешчеләрнең дә проблемаларын хәл итү буенча Башкортстан күп эш башкарып, төбәкләр арасында беренче бишлеккә керә алуы да сөендерә.
"Соңгы дүрт елда 7 842 өлешченең хокуклары якланган. Бу иң югары күрсәткеч булып тора, -дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Проблемалы объектлар реестрыннан 117 йорт чыгарылган, бигрәк тә былтыр бу проблема күп хәл ителде»- ди ул.
Төбәктә актив эш алып барыла торган тагын бер юнәлеш – 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү. Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, дүрт ел эчендә республикада 86 мең квадрат метр авария хәлендәге торактан 7 меңгә якын кеше күчерелгән. Бу максатларга 1,7 млрд сумга якын акча юнәлтелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшәргә яраксыз тораклардан күчү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бара.