

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында Уфа шәһәрендә юл-төзелеш сезоны башлана. Беренче объектларның берсе – Уфаның Орджоникидзе районындагы Лев Толстой урамы булачак. Подрядчы оешма әзерлек эшләренә биредә инде 2023 елның 5 апреленнән үк керешергә планлаштыра. Әзерләү эшләре һәм фрезерлау вакытында юл өлеше буенча автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк, ә тигезләү һәм асфальт-бетон өслекнең өске катлавын урнаштыру чорында юл участогын квартал саен ябу каралган. Шуңа бәйле рәвештә автотранспорт хәрәкәтенең кыенлыгы булырга мөмкин. Башкала хезмәтләре уфалыларны һәм кунакларны шәһәр буйлап йөрү маршрутын алдан ук планлаштырырга һәм әйләнеп узуның альтернатив юлларын карарга чакыра.