Милли проектлар
4 апрель 2023, 04:46

Әмин - Леонард Эйлер исемендәге олимпиада призеры

Яшь уфалының белем нәтиҗәсе югары.

Әмин - Леонард Эйлер исемендәге олимпиада призерыӘмин - Леонард Эйлер исемендәге олимпиада призеры
Әмин - Леонард Эйлер исемендәге олимпиада призеры

Яшь уфалының белем нәтиҗәсе югары.

 

Уфаның 93 санлы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Әмин Латыйпов  Леонард Эйлер исемендәге олимпиада призеры булды.  Аның остазы – Русиянең атказанган укытучысы Александр Столяров.

Л. Эйлер исемендәге олимпиада 6-8 сыйныф укучылары арасында математика буенча уздырылучы ярышлар.

 

2023 елда ярыш 15нче тапкыр узды. Форматы укучыларның бөтенрусия олимпиадасы финалындагы кебек: ике көн бара. Һәр укучыга ике көндә дә дүрт математик бирем бирелә.

 

Финал 27 - 30 март көннәрендә – Барнаул, Киров, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта – дүрт мәйданчыкта барды. Мондый ярышларга  “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында аеруча зур игътибар бирелә. Аның нәтиҗәләре бар – бу олимпиадаларда  65 яшь башкортстанлы катнашты инде.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас