

Биредә «Чиста су» төбәк проекты җәелдерелә.
Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, су белән тәэмин итү өчен яңа корылмалар 65% әзерлеккә җиткән. Ул киләсе елда кулланылышка кертеләчәк, әзерлек эшләре яхшы бара.
Объектны Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Илшат Тажетдинов барып күрде.
Су белән тәэмин итү системасы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла.
Объект эше 818,9 млн сумга баса, аның 790,5 млн сумы федераль бюджеттан килә.
– Бу Бөре шәһәре өчен бик мөһим һәм «Чиста су» төбәк проекты тормышка ашырылган дәвердәге иң кыйбатлы объект. Аны тапшырып, шәһәр халкын сыйфатлы чиста су белән тәэмин итәчәкбез.
Шул сәбәпле, төзелеш барышы Хөкүмәтнең җентекле игътибары астында тора, – диде Республиканың Премьер-министры урынбасары Илшат Тажетдинов.