Милли проектлар
3 апрель 2023, 00:37

Үстергәнне сата белергә дә кирәк

Башкортстан аграрийлары ашлык экспортын икеләтә арттырдылар.

Үстергәнне сата белергә дә кирәкҮстергәнне сата белергә дә кирәк
Үстергәнне сата белергә дә кирәк

Ел башыннан республиканың агросәнәгать комплексы 64,4 мең тоннадан артык ашлык һәм эшкәртелгән продуктлар экспортлады. Бу узган елның шул ук чоры экспорт күләменнән икеләтә диярлек артык.

Өч ай эчендә 17,74 мең тоннадан артык бодай, 7,1 мең тонна арпа, 10,3 мең тонна киндер, 0,16 мең тонна көнбагыш, 0,10 мең тонна горчица һәм башка культуралар, шул исәптән бодай, арыш оны һәм солы ярмасы чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, илдә Владимир Путин инициативасы белән "Халыкара хезмәттәшлек һәм экспорт" милли проекты тормышка ашырыла. Милли проект кысаларында 2024 елга республикада авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләме 230 миллион долларга җитәргә тиеш.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас