Милли проектлар
1 Апреля 2023, 05:49

Тылсымлы бал

Үзенчәлекле балалар өчен матурлык салоны, фотозона эшләде.

Әбҗәлил районының Мәдәният йортында “Бәләкәй принцессалар балы” һәм “Бәләкәй рыцарьлар балы” үтте.

Үзенчәлекле балалар өчен оештырылган бу хәйрия чарасына волонтерлар, районның Иҗат йорты һәм Яшь техниклар станциясе педагоглары мастер-класслар, кызыклы тәҗрибә мәйданнары әзерләгән иде.

Кунакларны мультфильмнар геройлары – аниматорлар каршы алды. Аквагримм буенча рәссамнар балаларга матур сурәтләр бүләк итте. Үзенчәлекле балалар өчен матурлык салоны, фотозона эшләде.

Алар бу көнне моңлы да, дәртле дә җырлар тыңлап, кызыклы уеннарда катнашып, күңел байлыгы алып кайтты. Мондый очрашулар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен аеруча мөһим.

Әйткәндәй, чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырылды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас