

Уфа фән һәм технология университеты студентлары «Цифрлы икътисад»милли проекты ярдәмендә бушлай программалаштыруга өйрәнәләр. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер дәресләрдә 973 кеше катнаша.
Өстәмә квалификация буенча укулар студентлар төп белгечлек буенча дәресләрдән аерылмыйча уза. Проектта икенче курстан бакалаврлар, өченче курстан белгечләр, шулай ук көндезге, көндезге-ситтән торып уку формалары магистрантлары катнаша ала. Мәктәпне тәмамлагач, студентлар өстәмә квалификация алачаклар: «Программист», «график дизайнер», «технологик процессларны автоматлаштырылган идарә итү системалары буенча белгеч» һәм башкалар.
«Цифрлы икътисад» милли проекты икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тизләтеп кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар тудыруга, илнең глобаль базарда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга, милли иминлекне ныгытуга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Чыганак: bash.news