

2023 елда Башкортстан федераль бюджеттан балалар туризмын үстерүгә 188,7 миллион сум акча алачак, республика бюджетыннан өстәмә 75,5 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Бу 5-9 сыйныфларда укучы 37 74 мәктәп балаларына турлар оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
2022 елдан республика «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты кысаларында «социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказ турында»Федераль законны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Узган ел республика мәктәп туризмы программасын гамәлгә ашыручы 18 пилот төбәк арасында булды. Нәтиҗәдә проект ихтыяҗлы булды, балаларның, аларның әти-әниләренең, педагогларының югары бәяләрен алды. 2023 елда безнең республикада программада катнашучылар саны 3 тапкырдан артык арттырылды, алар өчен яңа кызыклы маршрутлар һәм экскурсияләр оештырылды.
Чыганак: bashinform.ru