

Үзәк хәрби округ командованиесе хәрбиләр һәм аларның Уфа, Екатеринбургта яшәүче якыннары белән телемост оештырды.
Аралашу вакытында хәрбиләр үзләре турында сөйләгән. Бар әйберләре дә барлыгы, бернигә дә мохтаҗ булмаулары турында әйткән. Шулай ук СВОда катнашучылар якын арада отпуск алачаклары һәм өйләренә кайтачаклары турында әйткән. Туганнары командованиега да үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.
Узган елның 24 февралендә Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан иткән иде. Анда безнең республикадан Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге ирекле батальоннар хезмәт итә. Шулай ук мобилизацияләнгән якташларыбыз да күп.