

Ярмәкәй район үзәгендә “Дуслык” паркы 2017 елда төзекләндерелә башлаган. Тәүдә анда велороллер юлын төзекләндергәннәр. Былтыр фонтан эшли башлаган. Канал аша җәяүлеләр өчен өч күпер, автошәһәрчек, балалар өчен мәйданчык төзелгән. Яктырту системасы җайланган.
Быел күпфункцияле спорт мәйданын булдыру планлаштырылган. Анда хоккей, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уйнап булачак. Шулай ук паркта дискотека зонасы булган сәхнә һәм кафе барлыкка киләчәк.
Шәһәрләрне төзекләндерү ил президенты тарафыннан гамәлгә куелган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак: БР торак коммуналь министрлыгы.