Милли проектлар
29 март 2023, 07:17

Мәдәнияткә игътибар зур

Мәдәният республика үсешенең приоритетлы юнәлешләренең берсе булып тора.

Мәдәнияткә игътибар зурМәдәнияткә игътибар зур
Мәдәнияткә игътибар зур

Мәдәният – республика үсешенең приоритетлы юнәлешләренең берсе булып тора. Башкортстанда “Мәдәният” милли проекты кысаларында күп һәм төрле чаралар башкарыла.
3 ел эчендә Башкортстанда 72 мәдәни объект төзелгән һәм төзекләндерелгән. Шуларның 40 %ы (27 объект) – узган елда. 17 балалар сәнгать мәктәбе җиһазландырылган.  Сибай концерт-театр берләшмәсен реконструкцияләү төгәлләнгән. Быел капиталь реконструкцияләү һәм ремонттан соң тагын 18 учреждение ачылачак. Ике яңа бина ачылачак, 98 мәдәният йортларында һәм 8 театрда шартлар яхшыртылачак.

Башкортстан беренчеләрдән булып  авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә башлады. Икенче ел инде “Земский работник культуры” программасы тормышка ашырыла. 2022 елда 30 белгеч торак яки җир сатып алу өчен 500 меңлек субсидиягә ия булган. Быел тагын 30 хезмәткәр 1 млн сум алачак.

–Төбәк Башлыгы кушуы буенча бу елдан башлап барлык 63 муниципалитет мәдәни чаралар оештыруга өстәмә 500 мең сум алачак,–  диде БР хөкүмәте  премьер-министры Андрей Назаров  Дәүләт җыелышы- Корылтай каршында отчет доклады белән чыгыш ясаганда.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас