

2023 ел ахырына кадәр Башкортстанның фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) “больничныйлар” ачу һәм рецептлар язу мөмкинлеге белән тәэмин итәргә җыеналар. Болар хакында БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның отчет эше буенча үткән җыелыш вакытында премьер-министр Андрей Назаров хәбәр итте.
Назаров әйтүенчә, соңгы 3 ел эчендә генә Башкортстанда 258 ФАП һәм табиблык амбулаторияләре кулланышка кертелгән. Гомум алганда, алар 150 меңнән артык авылларда яшәүче халыкны хезмәтләндерә.
“Әле бездә 2 меңләп ФАП эшләп килә һәм бу илдә иң эре челтәрләрнең берсе. 2023 елда без барлык ФАПларда телемедицина консультацияләренә тоташу, электрон “больничныйлар” ачу һәм рецептлар язу мөмкинлеген булдыру өчен тырышачакбыз”,- диде Назаров.
Фото:пресс-служба минздрава Башкирии/