Милли проектлар
29 март 2023, 04:05

Балалар поликлиникасы булачак

Башкортстан республикасының Кырмыскалы районында балалар поликлиникасын төзү эшләре бар көченә бара.

Балалар поликлиникасы булачакБалалар поликлиникасы булачак
Балалар поликлиникасы булачак

Башкортстан республикасының Кырмыскалы районында балалар поликлиникасын төзү эшләре бар көченә бара.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында район дәваханәсенең элекке төзелеп бетмәгән корпусы урынына яңа балалар поликлиникасы төзелә.  
–Бу барлык кырмыскалылар өчен көтеп алынган объект. Гомум мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил иткән яңа поликлиника көн саен бер сменада 150гә якын кеше кабул итә алачак, – ди Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.
Бина 3 катлы булачак. 1 каты–административ-хуҗалык бүлеге. Бинада ике лифт каралган: берсе поликлиника хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен, икенчесе – мөмкинлеге чикле кешеләрне транспортировка өчен.

Яңа медицина учреждениесендә кабул итү, карау боксы, амбулатор кабул итү кабинеты, кичектергесез медицина ярдәме блогы булдыру планлаштырыла.  

Чыганак: БР төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас