

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда федераль программа буенча мәктәпләрне ремонтлау эшенең ничек баруы турында социаль челтәрләрдә сөйләде.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында республикада зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, мәктәп биналарын яңарту буенча федераль программа уңышлы эшли. 2022 елда 63 мәктәп бинасы тәртипкә китерелгән, шул исәптән, 59 мәктәптә ашханалар һәм ризык әзерләү блоклары ремонтланып, заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Быел 77 мәктәптә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла, шуларның 74ендә эшләр инде башланган да.
Бу эшләрне башкару максатына республика федераль казнадан узган елда 2,94 миллиард сум акча алган, быел – 3,6 миллиард сум. Моннан тыш, тагын да 640 миллион сум Башкортстан казнасыннан бүленә.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләре.