Милли проектлар
28 март 2023, 07:06

Иске мәктәп урынына балалар бакчасы төзелә

   Башкаланың Онежская урамында балалар бакчасы төзелә башлады.

Иске мәктәп урынына балалар бакчасы төзеләИске мәктәп урынына балалар бакчасы төзелә
Иске мәктәп урынына балалар бакчасы төзелә

Башкаланың Онежская урамында балалар бакчасы төзелә башлады.

   20нче гасыр ахырына кадәр биредә 32нче санлы мәктәп урнашкан булган, аннан бинаны Башкортстан физкультура һәм спорт институтына биргәннәр. 2019 елда бинаны җимергәннәр, шул вакытта ук биредә балалар бакчасы төзү планлаштырылган булган.

   “Демография” милли проекты кысаларында, балалар бакчасын төзү максатына, 278,1 миллион сум акча бүленәчәк. Төп сумма (259,7 миллион) федераль казнадан бирелә.

   Балалар бакчасы 3 катлы итеп кирпечтән төзеләчәк, ул 240 урынга исәпләнгән. Биредә 10 балалар төркеме, шул исәптән, 2 ясле төркеме оештырылачак.

   Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас