Милли проектлар
28 март 2023, 05:50

Безнекеләр булдыра!

“Башкортстан продуктлары” проекты дипломантлары “АгроКомплекс-2023” халыкара күргәзмәсендә “Иң яхшы продуктлар” конкурсының почетлы наградаларына лаек булды.

Безнекеләр булдыра!Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

   “Башкортстан продуктлары” проекты дипломантлары “АгроКомплекс-2023” халыкара күргәзмәсендә “Иң яхшы продуктлар” конкурсының почетлы наградаларына лаек булды.

   Мәсәлән, “Молочная кухня”, “Алексеевский”, “Серафимовский”, “Хабибрахманова Ш.М.”, “Птицефабрика “Башкирская” оешмалары конкурсның гран-при һәм дипломнарына лаек булды.   

   Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: сөт продукциясе (консервалар һәм туңдырманы да кертеп), ит продукциясе, икмәк-булка продукциясе һәм кондитер эшләнмәләре, ярмалар һәм макарон эшләнмәләре, он, яшелчә-җимешләр һ.б.

   Илебездә Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульллеккә ярдәм” милли проекты кысаларында киңкырлы эш алып барыла. Әлеге проект кысаларында узган конкурсның максаты – продукцияләрне җитештерү өлкәсендә конкурентлык тудыру һәм ризыклар җитештерүче һәм эшкәртүче предприятиеләр арасында аларны җитештерүгә кызыксынуны арттыру.

Фото: pravitelstvorb.ru

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас