

Нефтекаманың балалар сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә бина капиталь ремонтлана.
Төзүчеләр уку кабинетларын, электр белән тәэмин итү системасын ремонтлыйлар, бинаның тышкы ягын тышлыйлар, шулай ук керү ягын җиһазландыралар. Капиталь ремонтка барлыгы 29 млн. сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 24 млн. сумнан артыгы - федераль бюджет акчалары.
Башкортстанның бу шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе 1969 елда оештырылган. Хәзер биредә 23 укытучы эшли, 885 бала белем ала. Мәктәп күп кенә дәрәҗәле халыкара, Русия һәм республика конкурсларында лауреатлар һәм дипломантлар үстерә.
Яңартылган кабинетлар яңа уку елына үз ишекләрен ачачак.
"Мәдәният" милли проектында катнашу-безнең мәктәпне үстерүдә мөһим адым. Сәнгать мәктәбен ремонтлау һәм модернизацияләү тагын да күбрәк балаларны һәм өлкәннәрне җәлеп итәчәк, аларга иҗади потенциалын ачарга, үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Һәм, әлбәттә, белем бирү сыйфатын яхшыртачак", - дип ассызыклады Нефтекама балалар сәнгать мәктәбе директоры Руслан Галләмов.
“Мәдәният” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.