

Екатеринбург шәһәрендә Русия шәһәрләренең тирә-як мохитен тикшерүче яшьләрнең V Бөтенрусия ачык экологик конкурсы "ЭКО-эзләү" узды.
Яшь буынның экологик культурасын үстерергә, шулай ук мәктәп укучыларын табигатьне сакларга җәлеп ителгән бу чара Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Экология» илкүләм проекты кысаларанда үтте. Конкурста барлыгы 63 педагог, Русиянең төрле төбәкләрендәге 58 уку йортларыннан 98 укучы катнашты, алар 93 уку-тикшеренү эшен тәкъдим иттеләр.
Чара тирә-як мохитне өйрәнү һәм саклауның уңышлы тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, Русия Федерациясенең зур һәм бәләкәй шәһәрләрендә барган тирә-як мохит үзгәрешләренә актив позиция һәм катнашлык хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды. Конкурс "Сулыклар экологиясе", " Үсемлекләр экологиясе", "Хайваннар экологиясе", " Туфрак экологиясе", "Шәһәр экологиясе", " Экосистемаларны комплекслы тикшерү", "Социаль экология", "Кеше экологиясе" номинацияләре буенча үткәрелде.
Башкортстаннан яшь экологлар конкурста төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Алар конкурста актив катнаштылар, төрле тематикадагы уку-тикшеренү экологик эшләрен тәкъдим иттеләр, алар чараның жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.