Милли проектлар
25 март 2023, 12:41

Яңа ачкычлар алдылар

Чишмә үзәк район хастаханәсенә күчмә фельдшер-акушерлык пункты ачкычлары тапшырылды.

Яңа ачкычлар алдыларЯңа ачкычлар алдылар
Яңа ачкычлар алдылар

Башкортстан Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе Максим Забелин республиканың медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшырды. Медицина автомобиль паркын тулыландыру РФ президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Чишмә үзәк район хастаханәсенә заманча күчмә фельдшер-акушерлык пункты ачкычлары тапшырылды. Автомобиль салоны югары ныклы материаллардан эшләнгән. Төп җиһазлар автоном яктырту, җылыту, вентиляция, кондиционер системаларын үз эченә ала. Күчмә фельдшер-акушерлык пункты Чишмә районының иң ерак торак пунктларында авыруларны диагностикалау һәм медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Бер чыгу вакытында берьюлы берничә авылны колачлау мөмкин булачак. Мобиль пункт стационар пунктлардан ким түгел, ә күп позицияләр буенча хәтта алардан да өстенрәк. Диспансерлаштыруны үткәрүдә медицина хезмәткәрләренә «күчмә медицина тикшерүе» күчмә комплексы махсус ярдәм күрсәтәчәк. Анда GSM каналы аша мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге булган цифрлы флюорограф һәм электрокардиограф бар. Источник: Администрация муниципалного района Чишминский район Республики Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас