Милли проектлар
23 март 2023, 00:35

Заманча ФАП лар саны арта

Ел ахырына кадәр 77 фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

Заманча ФАП лар саны артаЗаманча ФАП лар саны арта
Заманча ФАП лар саны арта

Башкортстан территориясендә, 2023 ел ахырына, 77 фельдшер-акушерлык пунктын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгының амбулатория бүлеге начальнигы Альбина Тансыккужина белдерде. Гомумән алганда, бүген муниципалитетларда 2081 ФАП бар.

"Алар дәваханәгә кадәр медицина ярдәме күрсәтәләр, профилактик чаралар күрелә - беренче этапта медицина тикшерүе, прививкалар, ашыгыч медицина ярдәме, анализлар һәм инъекция процедуралары. ФАПлар гадәттә 8.00 дән 16.12гә кадәр эшли - көннең беренче яртысында анализлар эшләнә, аннары фельдшер шалтыратулар буенча бара, балалар һәм авырлы хатын-кызларны карый. Шул ук вакытта тәүлек әйләнәсенә ашыгыч ярдәм күрсәтелә ”, ди Альбина Тансыккужина.

Эксперт әйтүенчә, ФАП ларны кайда ачу турында карар халык тыгызлыгына һәм иң якын медицина оешмасына ераклыкка бәйле.

Моннан тыш, республиканың 1944 ФАПлары Интернет челтәре белән җиһазландырылган. 2023 елда бу күрсәткеч 100% ка җитәчәк.

Барлык эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекы кысаларында тормышка ашырыла.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас