Милли проектлар
23 март 2023, 07:52

Рәхмәт сезгә, ак халатлы фәрештәләр!

   Бүген мин үзебезнең Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең көндезге бүлегендә эшләп, тырыш хезмәтләре белән сокландырган табибларга һәм шәфкать туташларына зур рәхмәт белдереп үтәргә телим.

Рәхмәт сезгә, ак халатлы фәрештәләр!Рәхмәт сезгә, ак халатлы фәрештәләр!
Рәхмәт сезгә, ак халатлы фәрештәләр!

   Бүген мин үзебезнең Дүртөйле район үзәк дәваханәсенең көндезге бүлегендә эшләп, тырыш хезмәтләре белән сокландырган табибларга һәм шәфкать туташларына зур рәхмәт белдереп үтәргә телим.

   Тәҗрибәле табиб-терапевт Марсель Марс улы Булатов җитәкләгән көндезге дәвалау бүлегендә

эшләгән кызларга сокланып туймаслык: йөзләре – нурлы, телләре – татлы, куллары шифалы аларның. Мәсәлән, озак еллар бәби тудыру бүлегендә эшләп, хәзер көндезге бүлектә хезмәт салган Нәзирә Флүс кызы Имаметдинова, Елена Фәнзир кызы Фәттахова һәм  кечкенәдән ак халат кияргә хыялланган һәм хыялын тормышка ашырган Чакмагыш районы Үрнәк авылы кызы Зилә Рәиф кызы Садертдинова - барсы да үз эшенең осталары. Кызлар һәркемгә бердәй игътибарлы һәм дәвалау өчен бар көчләрен сала.

   “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында дәваханәдә киңкырлы эш алып барыла. Әйткәндәй, көндезге бүлек көн саен 50-60 авыруны кабул итә. Арада катлаулы чиргә дучар булучылар да шактый. Бар пациентлар да бу тату коллективның эшеннән канәгать, барсы да тиешле дәвалану курслары алып, рәхмәт әйтеп саубуллаша.

   Әйткәндәй, менә өч ел инде Әсән авылыннан йөреп эшләүче Зилә ханымның кызы Ильмира да тиздән дипломлы табиб булачак. Әнисе кебек үк мәрхәмәтле, ихтирамлы белгеч булсын иде ул да.

   Физиотерапия бүлеге мөдире Рида Фаил кызы Нафикова һәм аның җитәкчелегендә авыруларга армый-талмый хезмәт күрсәткән шәфкать туташлары Гүзәл Хатим кызы Арсланова, Гөлнара Ринат кызы Хәлиуллина, Гөлшат Әзһәр кызы Сафоновага да бик рәхмәтле бүлектә дәваланучылар.

   Хөрмәтле ак халатлы фәрештәләр! Сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе телим.

Фотода: Зилә Садретдинова.

     Көндезге бүлектә дәваланучылар исеменнән: Гөлфия Газизова.

Дүртөйле шәһәре.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас