Милли проектлар
22 март 2023, 05:00

Сыерны робот сава

Вәт замана!

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Иглин районында роботлаштырылган сыер саву җайланмасы ачылды. Яңа технология Иван Мизюкның крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, диләр район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Фермер үзебезнең илдә җитештерелгән роботлаштырылган җайланманы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында лизингка сатып алган.

Ул чыгымнар үзен тиз арада аклаячак, ди. Бер робот тәүлегенә 70кә кадәр сыер сава ала. Эшләр тулысынча автоматлаштырылган.

Әйтергә кирәк, Иван Мизюкның хуҗалыгы республикада саву роботлары урнаштырылган бишенче оешма булып тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас