

Кырмыскалы авылының көньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүчеләр яңа парк ачылуны түземсезләнеп көтә. Чөнки балалар өчен уен зонасы оештыруны сорап кешеләр үзләре мөрәҗәгать иткән.
Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов үзенең командасы белән “Күңелсез түгел” исемле яңа иҗтимагый киңлек проектын әзерләгән һәм аны ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектына кертү өчен зур эш башкарган.
Халык та үз өлешен керткән: 2023 елда төзекләндереләчәк объектларны сайлауда актив тавыш биргән. Нәтиҗәдә ял итү зонасын булдыру эшләренең бер өлеше бу җәйдә башланачак, ә икенче өлеше алдагы елда башкарылачак.
Күзаллаулар буенча, авыл халкының балалар өчен уен мәйданчыгы гына түгел, ә өлкәннәр өчен ял паркы да барлыкка киләчәк.