

Башкортстанда 2019-2022 елларда агросәнәгать комплексында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең гомум күләме 2 миллиард 856 миллион сум тәшкил иткән.
Аның 1 миллиард 114 миллион сумы “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” милли проекты буенча бүленгән. Бу хакта Уфада Агросәнәгать форумы кысаларында үткән “Агроликбез. Фермер нәрсә белергә тиеш: закон, финанс, базар” дип аталган сөйләшүдә хәбәр ителде.
“Республикада милли проект чараларын гамәлгә ашыруның дүрт елы эчендә 233 яңа фермер хуҗалыгы төзелде, 12 меңнән артык консультация хезмәте күрсәтелде, кулланучылар кооперациясенә 7,8 меңнән артык катнашучы җәлеп ителде”, – диде Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Аның әйтүенчә, фермерлыкны үстерү – республика агросәнәгате өчен мөһим фактор. 2022 ел йомгакларын гына алсак та, төбәк фермерлары тарафыннан 36 процент ашлык, 24 процент шикәр чөгендере, 80 процент яшелчәләр, 12 процент сөт һәм 6 процент ит җитештерелгән.
Чарада авыл хуҗалыгы тармагындагы эшкуарлар өчен нинди ярдәм чаралары булуы, аларны алу шартлары турында да әйтелде.