

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Агростартап” грантлары буенча бәйгегә заявкалар кабул ителә башлау турында игълан итте.
Быел бу программа буенча дәүләт ярдәме артты:
- сөт һәм ит малчылыгы проектларын гамәлгә ашыручылар өчен – 5тән 7 миллион сумга кадәр;
- башка юнәлешләр буенча 3тән 5 миллион сумга кадәр күбәйде.
2023 елда аграр грантлар күләме 98 миллион сум тәшкил итәчәк.
“Дәүләт ярдәме ныклы хуҗалыклар барлыкка килүгә этәрергә тиеш. Шуңа “Агростартап” грантына бәйгедә катнашучыларны җиңел булмаган имтихан көтә”, – ди авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Заявкалар 3 апрельдән 17 апрельгә кадәр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында кабул ителә. Белешмә өчен телефон: 8 (347) 218-05-26, 218-05-29.
Әйтергә кирәк, “Агростартап” программасы ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Грантлар эш башлаучы фермерларга бирелә.