Милли проектлар
21 март 2023, 04:07

Яңа аппарат кайтарылган

Дәваханә яңа аппаратка "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә ия булган.

Яңа аппарат кайтарылганЯңа аппарат кайтарылган
Яңа аппарат кайтарылган

Нефтекама кала дәваханәсенә йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәваларга ярдәм итүче яңа корылма кайткан. Дәваханә яңа аппаратка "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә ия булган.
ИВЛ (үпкәләрне ясалма сулыш алдыру) аппаратлары олылар да, балаларны да бердәй интенсив дәвалауда респиратор ярдәм күрсәтү өчен тәгаенләнгән. Яңа корылманың төп сыйфатларының берсе - респиратор ярдәм күрсәтүнең заманча режимнары төрләре үпкәләргә ясалма сулыш алдыруны үткәрү мөмкинлеген бирү. Ягъни, һәр очрак өчен кирәкле сулыш алдыру режимын сайларга мөмкин. Аппаратлар файдалануда югары хәвефсезлекләре һәм уңайлылыклары белән аерылып тора.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас