Милли проектлар
21 Марта 2023, 04:03

Беренчеләр җитезлектә көч сынашкан

Стартка 550 беренче класс укучысы чыккан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Беренчеләр җитезлектә көч сынашканБеренчеләр җитезлектә көч сынашкан
Беренчеләр җитезлектә көч сынашкан

"Демография" милли проекты чикләрендә Нефтекама шәһәренең "Торпедо" стадионында беренче класс укучылары ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үти. Беренче тапкыр стартка 550 беренче класс укучысы чыккан.
Шәһәр хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Динар Анвәров әйтүенчә, балалар ГТОның 1 яшь дәрәҗәсе нормативларын үтәгән. Алар - 6дан алып 8 яшькә кадәрле балалар. Кечкенә булуларына карамастан, укучылар нормативны тапшыруга кызыксыну күрсәткәннәр: ГТО нормативларын тапшыруга уку елы башы белән әзерләнә башлаганнар. Физкультура дәресендә йөгергәннәр, сикергәннәр, гимнастика ясаганнар. Тырышлыклары бушка китмәгән - барысы да нормативларын уңышлы тапшырган.

Чыганак: Нефтекама кала округы хакимияте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас