Милли проектлар
20 март 2023, 13:56

Конкурска нәтиҗәләр ясалды

“Халыкара  кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында  БРның Тышкы икътисади бәйләнешләр  һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы республиканың Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге белән берлектә  2022 ел нәтиҗәләре буенча  “Ел экспортеры” конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен билгеләде. Бу хакта тышкы икътисади бәйләнешләр  һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

–Без бу конкурсны тышкы базарларда  республика товарлар җитештерүчеләренең продукциясе арасында конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру максатында үткәрәбез. Шулай ук номенклатура һәм илләр буенча  экспорт эшчәнлегенең абруен арттыру максатында да, – дип белдерде Маргарита Болычева.

Конкурс комиссиясенә 26 конкурсант  – 8 эре бизнес компанияләре вәкилләре һәм 18 кече һәм урта эшкуарлык субъекты – үтте. Һәр конкурсант бары тик бер номинациядә генә катнашу өчен заявка бирә ала иде.

Конкурста төрле номинацияләр буенча түбәндәге компанияләр җиңеп чыкты. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас