

Язгы урман эшләренә әзерлек кысаларында Иглин һәм Белокатай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үсенте материалларын вакытлыча саклау өчен тәгаенләнгән кар буртларын әзерли.
Кары эремәсен өчен кар буртларын агач опилкалары һәм салам белән ябалар. Япмаларның төп максаты – үсентеләрне чокып алу, саклау һәм транспортировка вакытында консервация тәэмин итү. Шулай иткәндә югары сыйфат саклана һәм яхшы тернәкләнеп китә.
Әйткәндәй, сыйфатлы утырту үсентеләр һәм орлыклар әзерләү һәм куллану – “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты максатларын үтәүнең төп шарты булып тора.
Чыганак: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы