

Махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Иглин районы Ауструм авылы егете Риф Закировның исемен мәңгеләштерделәр. Хәрбинең туган көнендә ул укыган мәктәп фасадында мемориал такта куелды. 16 мартта аңа 33 яшь тулган булыр иде...
Район хакимият башлыгы Гүзәл Насырова сүзләренә караганда, күрсәткән батырлыгы өчен Риф Закиров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
“Риф Закиров турында якты хәтирәләр безнең йөрәкләрдә һәм мәктәпкә килүчеләрнең йөрәкләрендә сакланачак. Русия иминлеге өчен һәлак булган яугиргә мәңгелек дан!” – дип язган Иглин районы хакимияте башлыгы үзенең социаль челтәр битләрендә.
Риф Раиф улы Закиров 1990 елның 16 мартында туган. 2008 елның декабрендә хәрби сафларга чакырылган. 2022 елның сентябрь аеннан Ростов өлкәсе Миллер касабасында хезмәт иткән. Быел 13 февральдә махсус хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һаләк булган.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 24 февралендә Президент Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлауны игълан иткән иде.
Чыганак: башинформ.