

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Раевка үзәк дәваханәсенә күпфункцияле ике “МАИА-01” анестезия ингаляция аппаратлары алынды.
Мондый аппаратлар –операция бүлмәләрендә бик кирәк. Алар хирургик чаралар үткәрелгәндә еш кулланыла, наркозның тирәнлеген һәм пациентның халәтен дөрес бәяләргә мөмкинлек бирә.
Мондый аппаратлар пациент үзе сулау сәләтен өлешчә яисә тулысынча югалткан очракта да кулланыла.
“Хәзер беренчел звеноны модернизацияләү программасы ярдәмендә Раевка дәваханәсенең операцион блогы ашыгыч һәм планлы операцияләр үткәрү өчен бик кирәкле заманча аппаратлар белән җиһазландырылды”, — ди Раевка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Венер Изикаев.
Алынган җиһазларның гомум бәясе — 8,4 миллион сум.
Яңа аппаратларны сатып алу «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды.