Милли проектлар
16 март 2023, 05:20

“Ягез әле, егетләр”

Салават шәһәре мәктәбендә ир-егетләр өчен спорт чарасы үткән.

“Ягез әле, егетләр”“Ягез әле, егетләр”
“Ягез әле, егетләр”

"Мәгариф" милли проектының "Һәр баланың уңышы" төбәк проекты кысаларында Салават шәһәренең 22 нче урта мәктәбендә “Ягез әле, егетләр” хәрби-спорт чарасы узган, анда 7-8 сыйныф егетләре катнашкан.

Ярышлар программасы төрле конкурсларны үз эченә алып, анда егетләр үзләренең физик, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәткән. Бәйгенең биремнәре - стройда җыр башкару, беренче медицина ярдәме күрсәтү, Русия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбиләренең хәрби исемнәрен белү, Калашников автоматын тулысынча сүтү һәм җыю.

Чара программасы бик бай һәм кызыклы булган. Беренче урынны 8а сыйныф укучылары яулаган.

Чара барышында "Блокадалы Ленинград" мәктәп иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булган, 6 сыйныф укучылары сугыш турында шигырьләр белән чыгыш ясаган. Чарада барлыгы 215 кеше катнашкан.

“Ягез әле, егетләр” чарасы  - үз сәләтләрен ачу, армиягә чакырылуга кадәрге яшьләрне армия тормышына әзерләү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Әлеге чара "Мәгариф" милли проектының "Һәр баланың уңышы" төбәк проекты буенча гамәлгә ашырылган. Ә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар 2019 елда старт алган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас