Милли проектлар
14 март 2023, 19:43

Укучылар стоматология клиникасында булдылар

Укучылар стоматология клиникасында булдыларУкучылар стоматология клиникасында булдылар
Укучылар стоматология клиникасында булдылар

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Чакмагыш авылының 1 нче санлы мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән стоматология клиникасында булдылар.

Укучыларга киләчәктә һөнәр сайлау җиңел булсын өчен, аларны төрле һөнәр ияләре белән очраштырып, аларның эшләре белән даими рәвештә таныштырып торырга кирәк.

Клиника директоры Радик Казыханов балаларга стоматолог эше, шәхси медицина үзәге кебек бизнес-проектны уңышлы алып баруы турында сөйләде. Мәктәп укучылары үзләрен табиб-стоматолог ролендә сынап карау, стоматологиядә кулланыла торган заманча техниканы һәм коралмаларны өйрәнү мөмкинлеген алдылар. Балаларга көзгеләрнең ни өчен кирәклеген, пломбаның ничек эшләнүен, коралмаларның ничек саклануын һәм стерильләштерелүен аңлаттылар. Шулай ук яшүсмерләр тешләрен чистарту һәм аларны тәрбияләү буенча киңәшләр алдылар.

"Поликлиникада булганнан соң, укучылар тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Киләчәктә һөнәр сайлауда мондый экскурсияләрнең файдасы бик зур булачак", - диде сыйныф җитәкчесе.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас