Милли проектлар
14 март 2023, 19:52

Халыкның сәламәтлеген кайгыртып

Халыкның сәламәтлеген кайгыртыпХалыкның сәламәтлеген кайгыртып
Халыкның сәламәтлеген кайгыртып

Башкортстанда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру дәвам итә.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, республиканың Благовещенск районында да «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында ФАП урнаштырылган.

Яңа ФАП ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар һәм медикаментлар белән тулы комплект белән баетылачак һәм 170 кешегә, шул исәптән 38 балага хезмәт күрсәтәчәк.

"Без көндәлек режимда Благовещенск районы халкына медицина ярдәменең сыйфатын һәм мөмкинлеген арттыру буенча эшне дәвам итәбез. Алда әле эш күп, һәм без Языковода яшәүчеләрнең һәркайсы сыйфатлы ярдәм ала алсын өчен тырышачакбыз!- ди Благовещен хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас