Милли проектлар
14 Марта 2023, 20:42

Аскында клуб төзекләндерелде

Аскында клуб төзекләндерелдеАскында клуб төзекләндерелде
Аскында клуб төзекләндерелде

Аскын районы Кашкино авылында "Мәдәният" милли проекты ярдәмендә клубка капиталь ремонт эшләнгән.Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Бина 1980 елдан бирле ремонтланмаган. Соңгы ике елда авария хәлендәге авыл клубы ябыла. Төзүчеләр мәдәният йортының түбәсен, тәрәзәләрен һәм идәннәрен алыштырганнар, шулай ук түшәмнәрен ремонтлаганнар.

Барлык эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән "Мәдәният" милли проекты кысаларында башкарыла. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас