

2023 елда Башкортстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” милли проекты кысаларында 12 берәмлек урман янгыннарын сүндерүче техника сатып алырга ниятли. Бүгенге көндә беренче партиясе – 5 УАЗ-390995 фургоны сатып алынган. Контракт суммасы 6,7 миллион сум тәшкил иткән. Бу турыда Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук, ведомство аукционнар үткәреп, тагын 7 берәмлек техника сатып алу турында килешү төзегән. Янгын цистерналары, йөк автомобильләре, квадрацикллар сатып алу 45 миллион сумга төшә. Быел республикада янгынга каршы техника сатып алу өчен 52,7 миллион сум акча бүленгән. (2022 елда 22,7 миллион сум булган).
Чыганак: bashinform.ru